«КазаньФорум-2026» халыкара икътисадый форумы химаясендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә «Россиянең тарихи-мәдәни мирасында мөселман архитектурасы: Казанда Мәрҗани мәчете төзелә башлауга 260 ел тулу уңаеннан» түгәрәк өстәле узды.
Оештыручысы – М.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты. Түгәрәк өстәл эшендә Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Махачкала (Дагыстан Республикасы), Астана (Казахстан) һәм Бишкек (Кыргызстан) шәһәрләреннән тарих, архитектура һәм сәнгать белеме өлкәсендәге галимнәр һәм белгечләр катнашты.
«Татарстанда ел саен мәдәни мирас объектларын саклауга 6 млрд.сумга якын акча бүлеп бирелә, ә борынгы гыйбадәтханәләрне реставрацияләү — тарих алдында гына түгел, ә аларга дога белән килүчеләр алдында да зур җаваплылык», – дип билгеләп үтте үз чыгышында ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе урынбасары Наталья Прохорова.
Мәрҗани мәчете реставрациядән соң 2024 елның августында ачылган. Ул гидроизоляция һәм фундаментларны инъекцияләүдән, диварларны ныгытудан һәм конструкцияләрне гидрофобизацияләүдән башланган гаять зур эшләрнең нәтиҗәсе булды.
Барлык инженерлык системалары тулысынча алмаштырылган, түбә конструкцияләре көчәйтелгән, мәчет һәм манараның түбәләре алмаштырылган, биналарның штукатур катламы торгызылган.
Тарихи үрнәкләр буенча ишек һәм тәрәзә тутырмалары, шулай ук объектның үзенчәлеге – витражлар торгызылган. Махсус технология буенча осталар интерьерларны сусаль алтын белән каплаганнар, тарихи рәсемне һәм бизәкле пояс керамикасының төсләрен торгызганнар.
Гыйбадәт залларын хәзер хех бәллүреннән индивидуаль заказ буенча эшләнгән өч зур люстра бизи. Һәрберсенең биеклеге – 3 метр, ә авырлыгы – 150 кг.
Наталья Прохорова билгеләп үткәнчә, белгечләр тарафыннан зур күләмле эш кулдан башкарылган. Проектлауны, аварияләргә каршы чараларны, реставрацияләүне һәм җайланмаларны кертеп, эшләрнең гомуми бәясе 450 млн.сум чамасы тәшкил иткән.