ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты белгечләре бәяләвенчә, Бөгелмә, Кукмара, Түбән Кама, Чистай, Тәтеш, Алабуга шәһәрләрендә, шулай ук Спас районының Бугровка авылында урнашкан биналар инвестицион потенциалга ия. Тарихи-мәдәни мирас объектларын торгызу буенча федераль программа кысаларында күчемсез милек объектлары хосусый инвесторларга 1 сумга тапшырыла. Программаның операторы – ДОМ.РФ.
Сатуга куелган 14 тарихи бинаның һәркайсы 3* түбән булмаган категорияле кунакханә була алыр иде. Мәсәлән, Спас районының Бугровка авылында 1900 елда төзелгән икенче сыйныф укытучылар мәктәбе бинасының инвестицион җәлеп итүчәнлеген Татарстандагы иң эре туристлык үзәгенә якынлыгы да өсти. Ел саен 500 меңгә якын турист килеп китә торган Болгар шәһәрлегеннән, ЮНЕСКО объектыннан, аны нибары 20 км гына аерып тора. Тарихи бина кунак йорты сыйфатында карала.
Татарстанда «Бер сумга йорт» программасы буенча инвесторларга торгызу һәм икътисадый әйләнешкә кертү өчен барлыгы 41 мәдәни мирас объектын тапшырырга планлаштыралар.