Казанда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл һәлак булган сугышчыларга һәйкәл-гыйбадәтханәсендә булдылар.
1823 елда төзелгән һәйкәл-гыйбадәтханә федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты булып тора.
Казансу елгасы акваториясендә урнашкан һәм күпер аша чыгу юлы ярдәмендә яр белән тоташа. Биек постаментка күтәрелгән 20 метрлы дүртпочмаклы киселгән пирамидадан гыйбарәт.
Төрле елларда биредә ремонт эшләре башкарылган. 2024 елда гыйбадәтханәне колачлы реставрацияләү башланган. Патриарх Кирилл яңадан торгызылган һәйкәл-гыйбадәтханәне карады һәм кече изгеләндерү чинын башкарды.
Торгызу эшләре кысаларында гыйбадәтханәдә яр сызыгын көчәйткәннәр, цоколь өлешендә һәм гыйбадәтханәнең беренче катында гидроизоляция ясалган, түбәгә тәре урнаштырылган. Керү төркемнәре, баскычлар, портиклар һәм декор торгызылган.
Тарихи (причал) баскычны, һәйкәл территориясе периметры буенча таш койма кору, фасадны табигый таш белән тышлау, янәшәдәге территорияне төзекләндерү тәмамланып килә.
ТР Рәисе Матбугат хезмәте.