Татарстанда Каюм Насыйри туган йортын реставрациялиләр

2025 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Зеленодольск районының Олы Ачасыр авылында күренекле татар галиме, язучы һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның балачак еллары үткән йортны реставрацияләү эшләре башланды. Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты бинаны саклау эшләренә рөхсәт бирде.

Хәзерге вакытта биредә мәгърифәтче исемен йөртүче архитектура-этнография комплексы урнашкан. Проект кысаларында фасадларны, декоратив элементларны кертеп, бинаны тулысынча реставрацияләү һәм стеналарны тышлауның авария хәлендәге участокларын алыштыру планлаштырыла. Шулай ук тарихи үрнәкләр нигезендә тәрәзә тутыруларын алыштыру, ишекләрне торгызу, эчке бизәкләрне ремонтлау һәм инженерлык коммуникацияләрен яңарту каралган.

Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе Иван Гущин хәбәр иткәнчә, беренче чиратта түбәне ныгыту, аннары түбә япмасын алыштыру, шулай ук агач идәннәрне ремонтлау һәм борынгы мичне реставрацияләү булачак. Бу максатларга республика бюджетыннан акча бүлеп бирелгән инде.

Моннан тыш, проект янәшәдәге территорияне төзекләндерүне үз эченә ала: участокны вертикаль планлаштыру үткәрү, ишегалдына яшел утыртмаларны саклап калуны исәпкә алып, табигый таш түшәү, шулай ук хуҗалык корылмаларын һәм капкаларын торгызу.

Йорт XIX-XX гасырлар провинциаль архитектурасының үзенчәлекле үрнәге булып тора. Йорт Кече Шыгырдан авылыннан Олы Ачасырга 1947 елда күчерелә. Каюм Насыйри исемендәге тарихи-архитектура комплексына төп йорт һәм хуҗалык корылмалары керә. XX гасыр башында бинаны Каюм Насыйриның бертуган энесе Абдрахман Хөсәенов яңадан төзегән.

2025 елның 14 февралендә үз халкына дөньяви белем бирүне булдыруга зур өлеш керткән мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 ел тула. Автор үзеннән соң арифметика, геометрия, география, әдәбият, фонетика, фольклор, этика, игенчелек һәм башка юнәлешләрне үз эченә алган 40 тан артык фәнни хезмәт калдырган. Ул үзенчәлекле эчтәлеге белән аерылып торган беренче Татар энциклопедиясен, татар телендә фәнни-популяр еллык календарьны нәшер итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International