18 гасырга краган Чирмешән ныгытмасы мәдәни мирас объекты булачак

2025 елның 4 феврале, сишәмбе

Татарстанда мәдәни мирас объектлары реестрына 18 гасырга караган Чирмешән ныгытмасын кертәләр. ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты әлеге объект буенча тарихи-мәдәни экспертизаны карады, Дәүләт саклау статусын бирү турындагы боерык коррупциягә каршы экспертиза уза.

Чирмешән ныгытмасы - 1732-1736 елларда төзелгән фортификация корылмасы булган тарихи объект. Ул Чирмешән авылының төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. Планда дүртпочмак рәвешендәге, яклары якынча 100х100 метр озынлыктагы, бишпочмаклы бастионлы җир ныгытмасыннан гыйбарәт. Бу XVIII йөзнең беренче яртысындагы хәрби-оборона корылмалары һәйкәле.

Крепость Яңа Кама аръягы оборона линиясенең бер өлеше иде. 1735 елга анда Чишмә атлы ландмилиц полкының өч ротасы (306 кеше) һәм Алексеевск җәяүле ландмилиц полкының бер ротасы (156 кеше) урнаша.

XVIII йөзнең беренче яртысында ныгытма гарнизоны Нугай, башкорт отрядлары һөҗүмнәрен кире кагарга тиеш була. 1773-1775 еллардагы Крестьян сугышы вакытында Чирмешән ныгытмасы пугачевчыларга каршы сугышкан хөкүмәт гаскәрләре өчен база булып хезмәт иткән.

XIX гасырда җирле халык хәрби катламнан дәүләт крестьяннары разрядына күчә, ә элеккеге солдатларның күбесе Уралга күчеп китә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International