Казанда БРИКС саммитына 80нән артык архитектура һәйкәле ремонтланды. Кайбер биналарны реставрацияләү 2025 елда дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин Хөкүмәт Йортында узган брифингта сөйләде.
Төзекләндерелгән объектлар исемлегенә Казан Ратушасы, Казан-1 тимер юл вокзалы бинасы, Казан Кремле Ансамбле объектлары - Төньяк корпус, Юнкер училищесы һәм Сөембикә манарасы; КФУның төп корпусы һәм анатомия театры, Челышев йорты, Кабатовлар утарының төп йорты, Бауман урамындагы Матбугат йорты, Хөсәен Ямашев йорты кергән. Аңа шулай ук КДМУ, КНИТУ-КАИ биналары, Казансу елгасында һәлак булган сугышчыларга һәйкәл-храм, «Әл-Мәрҗани» һәм «Яңа Бистә»мәчетләре кергән. Моннан тыш, күпфатирлы йортларның 7 фасады ремонтланган.
Саммит кунаклары Татарстан башкаласының яңартылган тарихи үзәген югары бәяләделәр. Шәһәр бу масштаблы һәм әһәмиятле вакыйгага җитди әзерләнде.
"Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Казан мэриясе белән берлектә тарихи үзәк һәм тарихи биналарны әзерләү эшенә җәлеп ителде. Быел игътибар зонасында шәһәрнең 80нән артык архитектура һәйкәле бар иде. Казан Кремле объектлары, Мәрҗани мәчете, Казан Мәрьям Ана иконасы соборы игътибарны аеруча җәлеп итәр дип көтелде. Татарстан һәйкәлләре дәрәҗәле кунаклар тарафыннан югары бәяләнде", - дип билгеләде Иван Гущин.