Бүген, 30 октябрьдә, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты белгечләре инспекция визиты үткәрделәр, аның барышында Кукмара районының Маскара авылында XIX гасыр җәмигъ мәчетен видеоконференц элемтә ярдәмендә карап чыктылар. Хәзерге вакытта мәчеттә реставрация эшләре дәвам итә. Агымдагы көнгә аварияләргә каршы комплекслы эшләр төгәлләнгән.
Виртуаль карау «Инспектор» мобиль кушымтасы ярдәмендә узды. Комитет хезмәткәрләре мәдәни мирас объектының торышын бәяләделәр һәм подряд оешмасының проектны федераль законнарның барлык кирәкле таләпләре буенча гамәлгә ашыруын тикшерделәр.
Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе Иван Гущин мәдәни һәйкәлләрне саклау өчен цифрлы технологияләрне куллануның мөһимлеген ассызыклады. "Мәдәни мирас объектларын саклап калу эшендә цифрлы технологияләрне куллану перспектив юнәлеш булып тора. Бу инструментлар гадиләштерә һәм эш өчен уңайлырак шартлар тудыра. Без проектның федераль закон таләпләрен үтәп гамәлгә ашырылуына инандык", - дип сөйләде Иван Гущин.
Маскара мәчете үзенең бай эчке бизәлеше белән аерылып тора, ул культ архитектурасы һәйкәле булып тора. Реставрация эшләре 2024 елда башланган. Хәзер реставраторлар манараны торгызу һәм чатыр ябу, түбә өслеген алыштыру, стеналарны һәм фасадның штукатур өслеген реставрацияләү, тәрәзә һәм ишек уемнарын тутыру, эчке һәм тышкы инженерлык челтәрләрен төзү, интерьерларда эш алып баралар, шул исәптән профильле йөзлекләрне, түшәм тартмаларын һәм түшәмнәрнең лепка декорын реставрациялиләр. Территорияне төзекләндерү эшләре өлешчә башкарылган.