Татарстанда агачтан төзелгән 7 уникаль һәйкәл торгызыла

2024 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

2024 елда Татарстан Республикасында уникаль агач төзелеш сәнгатенең җиде объектын реставрацияләү буенча масштаблы программа башланды. Бу һәйкәлләргә республикада мөһим мәдәни кыйммәткә ия булган дини корылмалар һәм гражданлык биналары керә. Проектларның төп өлеше «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» дәүләт программасы кысаларында һәм хәйриячеләр ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Дүрт объектта актив ремонт-торгызу эшләре алып барыла.

Биектау районының Айбаш авылында XX гасыр башы мәчете. Авариягә каршы эшләр төгәлләнгән: фундамент көчәйтелгән, гидроизоляция башкарылган, венецлар алыштырылган һәм бураның һәр бүрәнәсе реставрацияләнгән. Торгызуның икенче этабы башланды.

Зәй районының Югары Баграж авылында XIX гасыр Троица чиркәве. Фасадлар һәм болдырлар реставрацияләнә, гыйбадәтханә өлеше төгәлләнә, тәрәзә һәм ишек уемнары, декоратив рәшәткәләр һәм эчке бизәкләр торгызыла. Территорияне төзекләндерү планлаштырыла.

Арча районының Яңа Кырлай авылында берьюлы ике мәдәни мирас объектында реставрация үткәрелә. Бөек шагыйрь Габдулла Тукай яшәгән Сәгъди крестьян йортында төп йортны һәм корылмаларны реставрацияләүгә керештеләр: түбәләрне ремонтлау, таш отмостканы ясау, эчке көнкүреш системаларын алыштыру, бураны реставрацияләү, тәрәзәләрне алыштыру, фасадларны буяу, идәннәрне бизәү эшләренә керештеләр. Территорияне төзекләндерәчәкләр һәм тышкы яктырту урнаштырачаклар.

1978-1979 елларда төзелгән Габдулла Тукай әдәби-мемориаль музее заманча файдалануга яраклаштырыла: түбә, баскыч, колонналар нигезе, цоколь ремонтлана, агачтагы ярыклар бетерелә, бура һәм тәрәзәләр реставрацияләнә. Эчке интерьер һәм инженер системаларын алыштыру эшләре алып барыла. Музей тирәсендәге территорияне дә төзекләндерәләр.

Шулай ук өч объект өчен проект документациясе эшләнә:

- Изге кенәз Александр Невский чиркәве (Югары Ослан районының Олы Мәми авылы), 1892-1894 елларда төзелгән. Документлар инде әзер һәм җәмәгатьчелек тарафыннан тикшерелә.

- Мәчет бинасы, 1742 ел (Кукмара районының Әсән-Елга авылы).

- Сәүдәгәр В.Бакиров утарының төп бинасы, XIX гасыр (Әтнә районының Олы Мәңгәр авылы).

Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР комитеты матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International