Комитет Мамадыш районы һәйкәлләрен мәдәни мирас объектлары реестрына кертү мәсәләсен карый
Мәдәни мирас объектлары реестрына тарих, мәдәният, хәтер ягыннан кызыксыну уята торган һәйкәлләрне кертергә планлаштыралар:
Изге Ксения (1876-1882 еллар) исемле аерым манаралы биш башлы таш чиркәү. Алабуга сәүдәгәре Распопов тарафыннан, мәрхүм хатыны истәлегенә төзелгән.
Давыдов урамындагы 1883 елгы спирт заводы бинасы. Винокурняга Мамадыш сәүдәгәре Иван Щербаков нигез сала.
Сәүдәгәр һәм спирт заводы хуҗасы Никанор Щербаковның XIX гасырның икенче яртысында төзелгән йорты. 1917 елның 12 декабрендә әлеге бинада Мамадышка Совет хакимияте килүе игълан ителә.
XIX гасыр ахырында төзелгән Мамадыш гарнизоны казармалары бинасы. 1918 нче елның сентябрендә, Совет урамындагы бинада Мамадыш өязе коменданты штабс-капитан Леонид Щербаков җитәкчелегендәг Ак гвардия армиясе частьларының берсе урнашкан була. Хәзерге вакытта анда военкомат урнашкан.
1917 елда Пузанка тавының тау битендә батырларча һәлак булган 100 гә якын кызылармеецның туганнар кабере.
1904 елда рус-япон сугышында Чемульпо янындагы сугышта катнашкан һәм Император Николай Икенче тарафыннан бүләкләнгән «Варяг» крейсеры матросы Алексей Козырев кабере.
Совет урамындагы революциягә кадәрге икмәк пешерү бинасы. Биредә 1918-1921 елларда «күңел көзгесе»телсез кино кинотеатры эшләгән. Хәзерге вакытта бина шәхси затныкы һәм сәнәгать товарлары кибете буларак файдаланыла.
XIX гасырда төзелгән, элеккеге почта конторасы бинасы һәм сәүдәгәр Якимов утары,. Туган якны өйрәнүчеләр мәгълүматларына караганда, контора бинасында язучы М.Е. Салтыков-Щедрин, Мамадыш шәһәрендә туктаган вакытта, берничә көн яшәгән.
Элеккеге XIX гасыр төрмәсе бинасы. 1960 елларда анда «Спартак» Аяк киеме фабрикасы цехлары, аннары 1 нче мәктәп урнашкан.