Казан анатомия театры фасадын яңарту эшләре 85%ка башкарылган

2024 елның 23 июле, сишәмбе

Казан медицина университетының анатомия театры  музей гына түгел. Бу медицина тарихының архитектура белән үрелеп барган урын. Фәнни кызыксыну дә серлелек һәм моңсу шарм белән тәңгәл килә.

"һис locus est, ubi mors gaudet succurrere vitae" - "үлем тормышка бик теләп ярдәм итә торган урын”

БРИКС саммитына шәһәрдәге күп кенә объектларның тышкы кыяфәте үзгәрәчәк. Алар арасында әлеге театр да бар! Инде хәзер үк фасадны ремонтлау эшләре финиш сызыгына килеп җитте дип әйтергә була.

"Диварларны алдан әзерләп, килешенгән төсләргә дивар өслеген буяу инде башкарылды. Катламланган штукатур катламы рәткә китерелгән, дивар киптерелгән һәм яңадан штукатурланган. Эшләр 85% ка башкарылган. Стеналарның штукатурланган өслеген һәм фасадларның архитектур-декоратив элементларын буяу төгәлләнү стадиясендә", - дип хәбәр итте мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты башлыгы Иван Гущин.

«Анатомия театры» атамасы безне барокко чорына илтә. Ул вакытта парад костюмнарындагы табиблар халык алдында яру һәм операция эшләрен башкарганнар. Казан анатомия театры Россиядә иң борынгытеатрларның берсе. Аның тарихы илебездәге медицина фәненең үсеше белән тыгыз бәйләнгән.

XIX гасырда Казан табиблары Россия империясе күләмендә танылган була. Ләкин ул вакытта дөрес  диагнозны ярганнан соң гына куярга мөмкин була. Медик студентлар күп булганлыктан, һәр университет каршында анатомия театрлары төзелә.

Казан театры – сигез колонналы, ротондалы, колоннадалы һәм матур гөмбәзле мәһабәт бина. Баштарак стеналар «кыргый буяу» белән буялган – соры яки соры-зәңгәр төстәге корым, ак һәм голландия буявы катнашмасы. Бина китапханә һәм химия лабораториясенең ком-сары корпуслары фонында аерылып торган. Ансамбльнең гадәти ак төсне кайчан алуы төгәл билгеле түгел. Бу 1842 елгы шәһәр янгыннан соң булырга тиеш. Ул вакытта обсерватория янып беткән, әмма китапханә һәм анатомия театры зур зыян күрмәгән.

Бүгенге көндә анатомия театрында препаратларының гаҗәеп коллекциясен күрергә мөмкин. Алар арасында скелетлар, баш сөякләре, эчке органнар, мускуллар, нервлар, XVI гасыр мумияләре бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International