«Хөкүмәт сәгате» кысаларында мәдәни мирас объектларын дәүләт тарафыннан саклау мәсьәләләре каралды

2024 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин Дәүләт Советы утырышында Хөкүмәт сәгате кысаларында Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектларын саклап калу, алардан файдалану, аларны популярлаштыру һәм дәүләт тарафыннан саклау чаралары турында чыгыш ясады.

Ул соңгы елларда үзгәреш кичергән уникаль һәйкәлләр буенча эшкә җентекләп тукталды. Алар арасында - Карл Маркс урамындагы Сандецкий утары, Ирек мәйданындагы Ленин һәйкәле, Мөштәри урамындагы Киселевның табыш йорты, Чукашев йорты, Дротоевский йорты һәм башкалар. Татарстанның мәдәни һәм тарихи объектлары туристларны җәлеп итү урыны булып тора. 2023 елда Казан Кремлендә 4,4 миллионнан артык кеше булган.

Күп кенә муниципаль районнарда һәйкәлләрне реставрацияләү эше дә бик мөһим. Әгерҗедәге сәүдәгәр Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов утары; Әтнә районында Даутов йорты; Алабуга шәһәрендә Иван Шишкин яшәгән йорт төзекләндерелде.

Иван Гущин быел реставрация эшләреннән соң Казанның иң борынгы мәчетләренең берсе - Каюм Насыйри урамындагы «Әл-Мәрҗани» яңарачагы турында хәбәр итте. Хәйрия чаралары хисабына Казандагы «Яңа бистә мәчете» мәдәни мирас объектын, Меховщиклар урамындагы 27 объектны реставрацияләү эшләре бара. Лаеш районының Куюки авылында Покрова Пресвятой Богородица храмында торгызу эшләре алып барыла.

Казансу елгасында Һәлак булган сугышчылар һәйкәле буенча эшләр яңартылды. Беренче этапны гамәлгә ашыру өчен 300 млн сум акча бүленде. 150 млн сум федераль бюджеттан, 150 млн сум республика бюджетыннан. Проект катлаулы, комплекслы. Эчке җиһазларны реставрацияләүдән һәм торгызудан тыш, һәйкәлне яр буе ныгыту һәм гидроизоляцияләү күздә тотыла.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Хөкүмәт сәгатенә нәтиҗә ясап, Иван Гущинга кирәкле һәм кызыклы мәгълүмат өчен рәхмәт белдерде, хезмәттәшләренә мәдәни мирас объектларын саклауга кагылышлы мәсьәләләргә актив кушылырга тәкъдим итеп,

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International