2023 ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

2023 ел Татарстанда Милли мәдәният һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Бу хакта үзенең Дәүләт Советына еллык Юлламасында Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Татарстанда яшәүче халыклар бай тарихи-мәдәни мираска ия.  Аны саклау, өйрәнү һәм үстерү мөһим бурычларның берсе булып кала, дип билгеләп үтте Президент.

 «Без, Татарстан халкы, күпмилләтле Россия халкы, лаеклы рәвештә, буыннан-буынга тапшырыла торган күпгасырлык традицияләребез белән горурланабыз. Бу өлкәннәргә карата сакчыл һәм ихтирамлы мөнәсәбәт, хезмәткә, үз җиреңә мәхәббәт, нык тату гаилә.

Без бүген әлеге кыйммәтләрне беркайчан булмаганча бәяли башладык. Нәкъ менә алар - безнең киләчәк һәм балаларыбызның нигезе. Аларга таянып, без барысын да җиңеп чыгабыз.

Безнең алда төрле өлкәләрдә җитди бурычлар тора. Уртак тырышлык белән без аларны башкара алабыз. Без бергә! Без булдырабыз!»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International