Ключище авылындагы борынгы кирпеч торба мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелде

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

Ключище авылындагы «19 гасыр кирпеч заводының сәнәгать торбасы» ачыкланган мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелде. ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин шул хактагы боерыкны имзалады.

Искәртеп узабыз, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетына XIX йөздә төзелгән кирпеч заводының сәнәгать торбасын сүтүгә юл куймауны сорап язма мөрәҗәгатьләр килгән иде.

Комитет объектның тарихи-мәдәни кыйммәтен бәяләү өчен комиссия төзеде. Аның эш нәтиҗәләре буенча тикшерү акты нигезендә уңай карар кабул ителде

Хәзер исә объект дәүләт тарафыннан саклана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International