Бөкре күпер шул ук зурлыкта һәм шул материаллардан торгызылачак

2022 елның 8 июле, җомга

Бөкре күпер шул ук зурлыкта һәм шул материаллардан төзеләчәк. Бу хакта Иван Гущин мәгълүмат чаралары вәкилләренә белдерде.ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин бүген сүтелергә тиешле объектка юнәлде. Күпер сүтеләчәк дигән хәбәр шәһәр җәмәгатьчелеген борчуга салган һәм бк мәсьәләгә карата аңлатма бирергә кирәк булдыы.

Иван Гущин: «Конструкциянең торышы турында сөйләгәндә, 2008 елда ук Мәскәү өлкәсе проект оешмасы, күперләрне тикшерү институты тарафыннан техник тикшерү уздырылды һәм нәтиҗәдә күпернең техник торышы куркынычсызлык таләпләренә туры килми, ә корылманы эксплуатацияләү вакыты беткән дигән нәтиҗә ясалган иде.

Ләкин, шуңа да карамастан, без, закон таләпләрен, республика архитектурасының үзенчәлеген исәпкә алып, аны Казан тарихи җирлегенең саклау предметы дип таныдык һәм хәзер объект 1927-1930 елларда төзелгән «Бөкре күпер» буларак дәүләт саклавында тора.

Корылманың кешеләр куркынычсызлыгына һәм объектның торышын исәпкә алып, объектта демонтаж эшләрен үткәрү планлаштырылган, әмма ул беренчел  кыяфәтендә һәм элеккеге материаллардан яңадан торгызылырга тиеш.

Закон таләпләре буенча тиешле юл картасы әзерләнгән. Бүгенге көндә проект оешмасы өчен бурычлар түбәндәгечә булачак.

Күпернең барлык үлчәүле сызымнарын ясарга, барлык архитектура элементларын һәм детальләрен үлчәргә, кабат актуаль техник тикшерү уздырырга, ул бүгенге көндә объектның чыннан да авария хәлендә булуын расларга тиеш. Алга таба, Сак комитеты рөхсәте белән, авария хәлендәге конструкцияләрне демонтажлау башкарылачак. Аннары подряд оешмасы һәм заказ бирүчегә  объектны тарихи күренешенә торгызу турында таләп куелачак».

Интервьюның бер өлешен безнең сайтта карап була.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International