Татарстанның Зәй районындагы Югары Баграж авылындагы чиркәүне карау

2022 елның 4 феврале, җомга

Агач архитектура объектлары Комитетның игътибар үзәгендә. Аларның берсе – Татарстанның Зәй районы Югары Баграж авылында урнашкан борынгы чиркәү.

Комитет рәисе Иван Гущин һәм белгечләр – архитекторлар командасы әлеге объектта булып, карап, үлчәүләр алып кайтты.

Бу мәхәллә халкы һәм Алабуганың атаклы сәүдәгәре, хәйрияче Иван Стахеев акчасына төзелгән чиркәү. Прект авторы Уфа епархиаль архитекторы А.В.Перкиц була. 1887 елда төзелеш башлана, ә ике елдан соң  - 1889 елда ул изгеләндерелә.

Живоначальная Троица хөрмәтенә салынган чиркәү – агачтан,  манарасы ике яруслы, такта белән тышланган. Совет власте вакытында гыйбадәтханә ябылган. Тәреләре төшерелгән, бина авыл клубы итеп файдаланылган. Алтарь өлешендә сәхнә булган. Хәзер ул ташландык һәм авария хәлендә. Түбәнең бер өлеше ишелеп төшкән. Эчтә кар астында агачларны күреп була. Әмма бинаның исән калган өлешен саклап калып була әле.

Комитет мәхәллә халкы, җирле үзидарә органнарының чиркәүне яңадан торгызырга дигән башлангычын хуплады. Быел республика бюджеты акчасына реставрация проекты эшләнәчәк. Бу архитектура һәйкәлен торгызуга беренче адым булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International