Казанның Борнай мәчетендә авариягә каршы эшләр башланды

2021 елның 8 ноябре, дүшәмбе

Казан шәһәре, Әхтәмов урамы 7 йорт адресы буенча урнашкан Борнай мәчетендә авариягә каршы эшләр башланды. Федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектында проект документлары нигезендә торгызу эшләре башкарылачак. Эшләр агымдагы ел ахырына кадәр тәмамланырга тиеш.

Мәчет 1872 елда архитектор Петр Романов проекты буенча беренче гильдия сәүдәге Мөхәммәтсадыйк Борнаев тарафыннан 1799 елда төзелгән янган агач мәчет урынында салынган.

1895 елда Ф.Н.Малиновский проекты буенча бина өстендә кирпеч манара төзелгән.

Мәчет көнчыгыш-мөселман һәм рус төзелеш сәнгате мотивлары белән эклектика стилендәге культ архитектурасы һәйкәле санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International