«Дротоевский йорты, 1837» Федераль әһәмияттәге архитектура һәйкәлендә реставрация эшләре башланды. Ул заманча файдалануга яраклаштырылачак.
Бинаның нигезен ныгыту, идәннәр җәю, иньектирлау юлы белән диварларны гидроизоляцияләү һәм түбәне монтажлау каралган. Эчке биналарда агач конструкцияләр белән дә эшләр башкарыла.
Беренче каты таш, икенче каты агач булган ике катлы йорт архитектор Ф.И.Петонди проекты буенча салынган.
Икенче кат агачтан өелгән. Ул кирпеч каттан ике тапкыр биегрәк.
Бина классицизм чорының үзенчәлекле һәйкәле санала.
Йортның беренче хуҗасы Я.Г.Дротоевский, бинага аның исеме бирелгән.