Сапугольцев утарында төзелеш һәм реставрацияләү эшләренең чираттагы этабы башланды

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

Мәдәни мирас объекты саналган Сапугольцев утарында төзелеш һәм реставрацияләү эшләренең чираттагы этабы башланды. ТР мәдәни мирас объектларын саклау комитеты аларны башкаруга рөхсәт бирде.

Утар Рәхмәтуллин урамында урнашкан һәм берничә бинадан тора. 2017 елда дәүләт саклавына куелган. Ул XVIII – ХIХ гасырлар башы торак архитектурасының уникаль үрнәге санала. Совет чорында биналар фатирлар итеп үзгәртелгән. Алар авария хәлендә, кеше яшәми. Эшләр расланган проект документлары нигезендә, автор һәм техник күзәтү астында башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International