«Пашков-Писарев йорты» мәдәни мирас объектлары билгеләре булган объектлар исемлегенә кертелде

2021 елның 6 июле, сишәмбе

ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты 2021 елның 7 июнендә алынган Казан шәһәре, Калинин урамы, 13 йорт адресы буенча урнашкан әһәмиятле шәһәр барлыкка китерүче тарихи объект булып торган бинаны мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрына кертү турындагы мөрәҗәгатьне карады.

Комитет  боерыгы белән, «Пашков-Писарев йорты» мәдәни мирас объектлары билгеләре булган объектлар исемлегенә кертелде.

Мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсендә белгечләрне җәлеп итеп, бинаны карау буенча комиссия төзелде.

Комиссиянең алга таба эше закон таләпләре нигезендә законда билгеләнгән вакытта (90 эш көне дәвамында) гамәлгә ашырылачак.

«Пашков-Писарев йорты»  - ул 19 гасыр уртасындагы ике катлы бина.  Төрле елларда ул Христофор Пашковскийныкы булган, аның проекты буенча Болакта реаль училище төзелгән, анда ул шулай ук укыткан да. Аннары Казан руханилар академиясе профессоры Леонид Писарев карамагына күчкән.

Милекче берничә тапкыр бинаны Казан тарихи җирлегенең әһәмиятле шәһәр барлыкка китерүче объектлар исемлегеннән чыгарырга тырышып караган. Арбитраж судының апелляция инстанциясе карары игълан ителгәннән соң, милекче һәйкәл территориясендә төзелеш эшләре башланган.

Әмма ТРО ВООПиК комитетка йортны мәдәни мирас объектлары реестрына кертү турындагы гариза белән мөрәҗәгать итте. Гамәлдәге законнар процедурасын үтәү һәм һәйкәлнең зарарлануын булдырмау максатыннан, Комитет, 08.06.2021 ел милекчегә бинаның мәдәни мирас объектлары билгеләре булган объектлар исемлегенә кертелүе турында хәбәр итте.

Милекченең мирас объектларын саклау турындагы гамәлдәге законнарны игътибарсыз калдыруын белгәнгә, Комитет шулай ук объектның үзендә дә, җир кишәрлегендә дә теләсә нинди эшләрне туктатып тору турында күрсәтмә чыгарды.

Шуңа да карамастан, милекче әлеге күрсәтмәне үтәмәде, бу аны административ җаваплылыкка тарту өчен нигез булды.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Вахитов районы прокуратурасы тарафыннан хокук бозуларны бетерү турында карар чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International