Фәридә Зәбирова истәлегенә

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

Якшәмбе, 27 июнь көнне гаҗәеп шәхес – Фәридә Зәбирова вафат булды. Белеме буенча архитектор, реставратор – ул бөтен гомерен республиканың тарихи архитектура мирасын саклауга багышлады.

Озак еллар иҗтимагый эшчәнлек белән актив шөгыльләнде.  «Бөтенроссия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыяте» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан республика бүлекчәсе рәисе булып эшләде.

Комитет төзелгәннән бирле аның ярдәмчесе булды, республиканың мәдәни кыйммәтләрен саклау эшендә булышты. Комитет каршындагы фәнни-методик һәм иҗтимагый совет әгъзасы буларак, аның тормышында һәм эшчәнлегендә актив катнашты. Күп кенә объектлар нәкъ менә аның катнашы, аларның һәркайсына карата аның сакчыл мөнәсәбәте ярдәмендә саклану статусын алды.

«Мәдәни мирас объектлары саклау белән шөгыльләнгән вакытта әлеге урын белән элемтәгә керәсең, төрле вакытта үлчәүләр, проект карарларын аныклар, аннары авторлык күзәтүен үткәрү өчен әйләнеп киләсең. Минем өчен һәр бина кеше кебек, еш кына хатын-кыз: үзенең холкы белән, аның тарихын белергә, холкын аңларга, нейтраль энергетика яки уңай яисә тискәре тәэсирле «көч туплау урыны» итеп тоярга кирәк».

«Казан» журналына биргән интервьюдан өзек 05.01.2021

Ул шәһәрне яклау эшчәнлеге символы булды, аның тормыш эшенә әверелде.

ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Фәридә Зибированың туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International