Шиһабетдин Мәрҗәни яшәгән йортта саклап калу буенча эшләр башлана

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

Күренекле дин әһеле, тарихчы һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани яшәгән йортта саклау эшләре башлана. Комитет тарафыннан тиешле рөхсәт бирелде.

Бу К.Насыйри урамы, 10 адресы буенча урнашкан ике катлы, 1858 елда төзелгән йорт, төбәк әһәмияттәге мәдәни мирас объекты.  Архитектура һәйкәле 2002 елда дәүләт саклавына куелган. Совет чорында коммуналь торак өчен кулланылган. 2004 елда бирегә яшәгән кешеләр күчерелгән.

Бина 19 гасырдагы традицион шәһәр татар утарының мемориаль үрнәге рәвешендә. Беренче кат - таш, хуҗалык эшләре өчен билгеләнгән. Икенче кат - торак. Мәрҗани биредә җир участогы сатып алган һәм йортны төзегәндә карарларны үзе кабул иткән. Хәзер бу Иске татар бистәсенең үзәгендә урнашкан  туристларны иң күп җәлеп итә торган йортларның берсе.  

Авариягә каршы эшләр, беренче чиратта, подвал өлешенә кагылачак, анда гидроизоляция ясалачак, идән ныгытылачак. Шулай ук мичнең фундаменты да ныгытылачак.

Барлык эшләр экспертлар күзәтүе астында башкарылачак.

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International