Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты һәм «Татарстанның мәдәни мирасы» ДБУ хезмәткәрләре Старая, 4 адресы буенча урнашкан мәдәни мирас объекты территориясен җыештыруда һәм консервацияләүгә әзерлек буенча волонтерлар акциясендә катнашты.
Чара «Архитектурасы» тематик телеграмм каналы һәм аның авторы Ян Гордеев белән белән берлектә оештырылды.
Объект - бер катлы таш бина, XVIII гасыр Казан гражданлык архитектурасы һәйкәле. Волонтерлар авариягә каршы эшләр башкаруда булышты, йортны көнкүреш һәм төзелеш чүп-чарыннан чистартты. Берничә сәгать эчендә 20 кублы контейнер тутырылган иде.
Чара өмә форматында узды һәм Халыкара һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау көненә багышланган иде.