Реставрациядән соң 18 гасыр мәчете тантаналы рәвештә ачылды

2020 елның 11 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Әтнә районының Түбән Бәрәскә авылынла реставрациядән соң мәчет ачылды.

Борынгы таш мәчет 1769 елда сәүдәгәр һәм танылган хәйрияче Ибраһим Борнаев акчаларына төзелгән.

Түбән Береске авылында аның тире эшкәртү һәм текстиль җитештерү фабрикасы урнашкан. Мәчет төзү максатыннан Ибраһим Борнаев шәхсән үзе патшабикә Екатерина II гә үтенеч белән мөрәҗәгать иткән һәм аның рөхсәтен алган. Нәкъ менә шушы мөрәҗәгатьтән соң Екатерина II татарларга яңадан таш мәчетләр төзергә рөхсәт ителгән указ чыгарган дип санала.

Мәчет Петербург бароккосы стилендәге мәдәни архитектура һәйкәле, төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып тора.

Мәчет түбәсендә манаралы ике заллы, ике катлы бина. Хәзерге вакытта беренче катта музей, мәдрәсә, шулай ук хуҗалык өчен билгеләнгән биналар, икенче катта вестибюль һәм ике гыйбадәт залы урнашкан.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International