Рөстәм Миңнеханов Россия реставраторы Александр Попов белән онлайн-очрашу уздырды

2020 елның 19 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  «Реставрация үзәге - архитектура, җитештерү, өйрәтү» ҖЧҖ җитәкчесе Александр Попов белән онлайн-очрашу уздырды.

Очрашу кысаларында Татарстанның агач мигъмәрияте ядкярләрен: Балык Бистәсе районының Олы Елга авылындагы мәчетне һәм Кама Тамагы районының Архангельские Кляри авылындагы XVIII гасыр чиркәвен реставрацияләү мәсьәләләре каралды. Ике проектны да Александр Попов җитәкләячәк.

Яклар реставрация эшләренең агымдагы барышы, объектлар сакланышын тәэмин итү, шулай ук киләчәк хезмәттәшлек турында фикер алыштылар

Бу объектларны реставрацияләү 2019 елда башланды. Шул ук вакытта 2020 елның гыйнварында эшләр смета исәпләре буенча каршылыклар аркасында вакытлыча туктатылды. Мәчетне реставрацияләгәндә контракт йөкләмәләрен үтәү чорында подряд оешмасы тарафыннан өстәмә эш күләме ачыкланган, аны мәчетне тикшерү этабында гына билгеләргә мөмкин булган. Аерым эшләрнең булуын комиссия тикшерүе раслады.

Очрашу нәтиҗәләре буенча, мәчет реставраторы тарафыннан зур күләмле эшләр башкарылган, дип билгеләп үтте. Шуны һәм агач төзелеш сәнгате объектларын реставрацияләү үзенчәлеген исәпкә алып, Татарстан Республикасы Президенты мәчет буенча финанслауны арттырырга тәкъдим итте. Яклар шулай ук эш башкару графигын яңадан карарга килештеләр. Реставратор 2020 елга актуаль план-графикны якын арада тәкъдим итәргә вәгъдә итте.

Ә чиркәү буенча реставрация эшләренең җитәрлек күләмдә башкарылмавы әйтелде. Бу подрядчы оешманың ресурслары җитмәүгә, шул исәптән квалификацияле кадрларның җитәрлек булмавына бәйле.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча якларның чиркәүне реставрацияләүгә килешүне өзү турында карар кабул ителде. Объектны реставрацияләү Татарстан Республикасыннан реставрация оешмасы көче белән дәвам итәчәк.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International