Бүген Балык Бистәсе муниципаль районының Олы Елга авылында урнашкан “Мәчет, XIX гасыр” төбәк дәрәҗәсендәге мәдәни мирас объектында реставрация эшләре башланды. Эшләрне Вологда өлкәсе агач архитектура белгечләре башкара.
Бүгенге көндә агач архитектура һәйкәлләрен саклап калу мәдәни мирас обектларын сакулау өлкәсенең өстенлекле юнәлешләренең берсе санала. 2018 елның көзендә Комитет тарафыннан үткәрелгән инвентарьләштерү нәтиҗәсендә республика территориясендә 18 һәм 19 гасырлар агач корылмалары сакланып калганлыгы ачыкланган, алар даими игътибарга мохтаҗ.
Мәчетне реставрацияләүгә багышланган чарада ТР мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе урынбасары Альберт Сәлахов, архитектор, рус таш һәм агач архитектура һәйкәлләре реставраторы, подряд оешма генераль директоры Александр Попов, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле, “Вакыф” фонды генераль директоры, Балык Бистәсе Башкарма комитеты җитәкчесе катнашты.
Бер үк вакытта Кама Тамагының Архангельские Кляри авылында урнашкан чиркәү дә реставрацияләнәчәк.