8 февральдә «Казаныш» форумында «Сакла һәм җиткер. Мәдәни мирасны популярлаштыруда яңа форматлар» дигән сессиядә экспертлар мәдәни мирас объектларын саклау тәҗрибәсе белән уртаклаштылар һәм тарихи территорияләрне үстерү өчен инвестицияләр җәлеп итүнең мөһимлеге турында сөйләделәр.
Халыкара вакыйганың ачылышы ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Чарада шулай ук мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе Иван Гущин катнашты.
Татарстан Республикасы Зеленодольск районының Олы Ачасыр авылында күренекле татар галиме, язучы һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның балачак еллары үткән йортны реставрацияләү эшләре башланды. Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты бинаны саклау эшләренә рөхсәт бирде.
Татарстанда мәдәни мирас объектлары реестрына 18 гасырга караган Чирмешән ныгытмасын кертәләр. ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты әлеге объект буенча тарихи-мәдәни экспертизаны карады, Дәүләт саклау статусын бирү турындагы боерык коррупциягә каршы экспертиза уза.
Кремль урамы, 35а адресы буенча урнашкан, 1840 нчы елда төзелгән прозекторск часовнясы региональ әһәмияттәге мәдәни мирас объектлары реестрына кертеләчәк. Бина архитектор М.П. Коринфский проекты буенча төзелгән һәм Университет клиникасы каршындагы анатомик тикшеренүләр өчен билгеләнгән гәүдәләрне саклау өчен файдаланылган. Тарихи-мәдәни экспертиза объектның тарихи һәм архитектур кыйммәткә ия булуын күрсәтте.
Йорт Карл Маркс урамы 51/14 нче йорт адресы буенча урнашкан. Тарихи йорт 1871 елда архитектор Шмаков проекты буенча эклектика стилендә төзелгән. Йорт иске таш йорт һәм агач флигель урынында салынган. Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты тарихи бинада барлык реставрация эшләрен контрольдә тотты.
Татарстан башкаласында Мөштәри урамы, 14 адресы буенча урнашкан Оконишников йортында масштаблы реставрация эшләре төгәлләнде. XIX-XX гасырлар чигендә төзелгән бу тарихи йорт романтик модерн архитектура стиленең күренекле вәкиле булып тора һәм озак вакыт Казанның танылган сәүдәгәрләре һәм меценатлары Оконишниковлар гаиләсе өчен торак йорт булып хезмәт иткән. Аварияләргә каршы һәм реставрация эшләре Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты контролендә башкарылды.
ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Яңа Кокшан авылында һөнәрчелек училищесын реставрацияләү проектын карый. Агач төзелеш сәнгате объектына бюджет инвестицияләре суммасы 40 млн сумнан артык тәшкил итәчәк.
Комитет хезмәткәрләре оператив мәгълүмат алу һәм бинага зыян күләмен алдан билгеләү өчен объектка бардылар.
Кайбер массакүләм мәгълүмат чараларында КНИТУ-КАИ тулай торагы бинасы турында дөрес булмаган мәгълүмат барлыкка килде. Ачыкланган мәдәни мирас объекты «Казан авиация институты (КАИ) тулай торагы бинасы», 1937 ел, архитектор И.Е. Чернядьев» дәүләт саклавыннан алынуы, аны җимерү турындагы мәгълүмат чынбарлыкка туры килми.