2025 елда Казанның Париж коммунасы урамында мәшһүр татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри йортын масштаблы реставрацияләү башланачак.
Эшләр планы:
- Уникаль агач бизәкле һәм сырлы бинаның тышкы кыяфәтен тулысынча торгызачаклар.
- Түбә конструкциясен көчәйтәчәкләр һәм түбә япмасын алыштырачаклар.
- Барлык эчке инфраструктураны заманча куркынычсызлык стандартлары нигезендә яңартачаклар.
- Йорт тирәсендәге Территория дә төзекләндереләчәк.
XIX гасыр ахырындагы бу агач йорт мөселман мәзиненә караган, ә 1887 елдан анда галим, мәгърифәтче һәм педагог Каюм Насыйри яшәгән. Ул гомеренең шактый өлешен шушында үткәргән һәм төрле фәннәр буенча кыйммәтле хезмәтләр иҗат иткән. Ул татар телендә математика, география, ботаника, тарих буенча берничә дәреслек яза.
Ремонт-торгызу эшләре республика бюджеты хисабына башкарылачак.
Комитетның Telegram-каналында күпсанлы фотолар.