2026 ел башыннан Татарстан Республикасының Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты инде 500дән артык бәяләмә бирде. Дәүләт хезмәтенә ихтыяҗ тотрыклы нигездә югары. Төзүчеләр, эшкуарлар һәм җир хуҗалары торган саен күбрәк аңлый: көтмәгәндә табылган археология һәйкәле аркасында төзелешне туктатканчы, эшләр башланганчы рәсми җавап алу яхшырак.
Мондый документ алу өчен беркая да барырга кирәкми. Иң уңайлы һәм тиз ысул – электрон гариза бирү.
Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты бәяләмәсе ни өчен кирәк?
Бәяләмә сезнең (эшләр башкарылырга тиешле булган) җирләрегездә түбәндәгеләрнең булу-булмавын рәсми рәвештә раслый:
· реестрга кертелгән мәдәни мирас объектлары (тарих, архитектура, археология һәйкәлләре);
· ачыкланган мәдәни мирас объектлары;
· мәдәни мирас объекты билгеләренә ия объектлар.
Әгәр объектлар бар икән — аларның сакланышын тәэмин итү чараларын эшләргә кирәк.
Дәүләт хезмәте ничек атала?
Тулы исеме:
«Россия Федерациясе халыклары мәдәни мирас объектларының (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләренең) бердәм дәүләт реестрына кертелгән мәдәни мирас объектларының булуы яисә булмавы һәм Россия Федерациясе Урман кодексының 25 статьясында (Россия Федерациясе Урман кодексының 25 статьясындагы 1 өлешенең 3, 4 һәм 7 пунктларында күрсәтелгән эшләрдән тыш) урманнарны файдалану буенча каралган җир, төзелеш, мелиорация, хуҗалык эшләре һәм башка эшләр йогынтысына дучар булган җирләрдә ачыкланган мәдәни мирас объектлары булуы турында белешмәләр бирү»
Ничек гариза бирергә?
Иң уңайлы һәм тиз ысулы — электрон рәвештә:
· «Дәүләт хезмәтләре» (ЕПГУ) порталы аша;
· ТР Республика порталы аша: uslugi.tatarstan.ru
Бәяләмәне алу өчен нәрсә кирәк?
· сорауның электрон формасын тутырырга;
· шәхесне таныклаучы документны теркәргә;
· ышанычнамә (вәкил буларак бирсәгез) теркәргә;
· киршәрлек чикләре схемасы яки характерлы нокталары координаталары (бу тикшерүне тизләтәчәк).
Иван Гущин, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе:
«Бәяләмә алу – бер электрон гариза мәсьәләсе. Мөрәҗәгатьләрнең 100% диярлек бүген онлайн керә. Бизнес һәм гражданнар сервисларның уңайлылыгын бәяләде. Комитет хезмәткәрләренең бурычы исә – гаризаларны мөмкин кадәр тизрәк карау. Законны үтәү авыр булырга тиеш түгел. Мәсьәләнең бәясе – мирасыбызны саклау».