Иртәгә, 9 июньдә, Ростов-на-Донуда «Архитектура мирасы» IX Бөтенроссия фестивале башлана. Анда Россиянең 31 төбәгеннән архитектура-шәһәр төзелеше мирасын саклау өлкәсендә 150дән артык әйдәп баручы эксперт катнашачак.
Фестиваль программасында – Россия шәһәрләренең тарихи архитектура мирасын саклауга һәм аларны заманча шартларга җайлаштыруга инновацион алымнар турында фикер алышу.
Татарстанны фестивальдә республиканың мәдәни мирас үзәге белгечләре тәкъдим итәчәк. Алар хезмәттәшләренә 2025 елда иске гыйбадәт корылмаларын торгызуның тәмамланган ике уңышлы проекты турында сөйләячәк:
· Кукмара районының Мәчкәрә авылындагы мәчет
· Казансу елгасындагы гыйбадәтханә-һәйкәл