ПМЭФ-2026 эзләре буенча: «Мирас икътисады» сессиясе ничек итеп мәдәни мирас объектлары өчен яңа кагыйдәләр бирде

2026 елның 9 июне, сишәмбе

Петербург халыкара икътисадый форумы кырларында мәдәни мирас объектларын хуҗалык әйләнешенә кертү һәм аларны саклау темасы күп кенә дискуссия мәйданчыкларында яңгырады.

Дәүләт, бизнес һәм эксперт җәмгыяте вәкилләре мәдәни мирас «бюджет өчен йөк» булудан туктый һәм территорияләрнең тулы кыйммәтле икътисадый активына әверелә дигән фикер белән килештеләр.

Әлеге тема үсеш алган үзәк мәйданчыкларның берсе ДОМ.РФ сессиясе булды.

«Мирас икътисады: мәдәни капиталны территорияләр үсеше драйверына ничек әверелдерергә»

Фикер алышуның төп темасы булып, салым ташламаларын, эскроу счетларын һәм территорияләрне комплекслы үстерүне дә кертеп, мәдәни мирас объектларын хуҗалык әйләнешенә кертүнең яңа механизмнарын эшләү торды.

ДОМ.РФ генераль директоры Виталий Мутко, сессиядә чыгыш ясап, түбәндәге мәгълүматларны китерде: бүген илдәге архитектура һәйкәлләренең 70% якыны төбәк һәм муниципаль милектә, әмма аларны реставрацияләүгә субъектларның бюджет мөмкинлекләре чикләнгән. РФ Мәдәният министрлыгы мәгълүматлары буенча, илдә якынча 15 мең мәдәни мирас объекты канәгатьләнерлек хәлдә түгел. Аларның 4,4 меңе тарихи кыйммәткә ия һәм сакланырга яки музейфикацияләнергә тиеш, ә 2,0 меңнән артыгы икътисадый әйләнешкә җәлеп итү өчен ачык потенциалга ия.

«Татарстаннан 2,9 млрд.сумлык ташламалы кредитлар алуга дүрт заявка бирелгән»

Сессиянең аерым мәсьәләсе — мәдәни мирас объектларын торгызу проектларын ташламалы кредитлау.

Операторы ДОМ. РФ булган мәдәни мирас объектларын торгызуны ташламалы кредитлау программасы ике ставка тәкъдим итә:

- Еллык 6% – реставрациядән соң кунакханә ачуны күздә тоткан проектлар өчен;

- Еллык 9% – башка проектлар өчен (музейлар, мәдәни үзәкләр, офислар).

ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин сессия нәтиҗәләрен шәрехләп, болай диде:

«Татарстаннан 2,9 млрд.сумлык ташламалы кредитлар алуга дүрт заявка бирелде. Ике гариза хупланды. Бу – бизнесның мәдәни мирас объектларын торгызу белән кызыксынуының реаль күрсәткече, ә ташламалы кредитлау механизмы эшли»

Исегезгә төшерәбез, ПМЭФ-2026 пленар утырышында Россия Президенты Владимир Путин хәбәр иткәнчә, мәдәни мирас объектларын әйләнешкә кертү нәтиҗәлелеге беренче тапкыр төбәкләрдә инвестицион климат торышының Илкүләм рейтингына кертелде. Бу тарихи биналар белән эшләү хәзер рәсми рәвештә территорияләрне, традицион күрсәткечләр белән беррәттән, икътисадый үстерү драйверы дип танылган дигәнне аңлата.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International