Ростов-на-Донуда узучы «Архитектура мирасы» Бөтенроссия фестивалендә Татарстанның мәдәни мирас үзәге «Шаһит буларак архитектура. Мәчкәрә мәчетен һәм Казансудагы гыйбадәтханә-һәйкәлне торгызу» проектын тәкъдим итте
Проект «Архитектура һәм ландшафт мирасы объектларын реставрацияләү һәм аларны заманча шартларга җайлаштыруның гамәлгә ашырылган проектлары» номинациясендә һөнәри конкурста катнашучыларның берсе булды.
Конкурс проекты мәдәни мирас объектларын заманча файдалануга җайлаштыруның принципиаль ике төрле сценариесен берләштерә.
Беренче юнәлеш — Мәчкәрә авылындагы мәчет (Кукмара районы)
XVIII гасыр ахырында төзелгән мәчет гамәлдәге җәмгыятьнең көндәлек тормышына кайтарыла һәм яңадан дини, мәгариф һәм мәдәни эшчәнлек үзәгенә әверелә. Һәйкәлне коткару буенча масштаблы реставрация эшләре 2022 елдан 2025 елга кадәр алып барылды.
Икенче юнәлеш — Казансу елгасындагы гыйбадәтханә-һәйкәл
Биредә бурыч башка: һәйкәлне генә түгел, архитектура, су, утрау һәм мемориаль функция бердәм бербөтен булып торган уникаль тарихи ландшафтны да саклап калырга кирәк иде. Реставрациядән соң гыйбадәтханәне ачу тантанасы 2025 елның җәендә булды.
«Бергә саклыйбыз» инициативасы роле
Роберт Мостафин, «Татарстанның мәдәни мирас үзәге» ДБУ җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы:
«Татарстан проектларын бөтен Россия дәрәҗәсендә тәкъдим итү – уртак эшебезне мөһим тану. Мәчкәрәдәге мәчет һәм Казансудагы һәйкәл – мирасны саклап калуның ике төрле мисалы: аны дини тормышка ничек кайтарырга һәм заманча мемориаль ландшафтка ничек интеграцияләргә. «Бергә саклыйбыз» проекты реставрациянең дәүләт бурычы гына түгел, гомумхалык эше булуын да исбатлады».