Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Югары Ослан районындагы уникаль табигый-тарихи комплекс – Нарышкиннар-Паулуччи утары паркы статусын яклау буенча суд бәхәсендә җиңү турында хәбәр итә.
Ике инстанция судлары, Татарстан Республикасы Югары судын да кертеп, паркны мәдәни мирас объектлары реестрына кертү турындагы Комитет боерыгының законлылыгын расладылар.
Бүген Гомуми юрисдикциядәге дүртенче апелляция суды утырышы булды. Суд Татарстан Республикасы Югары суды карарын үзгәрешсез калдырырга карар кабул итте, шикаятьче Гущин Роман Михайловичның апелляция шикаятен канәгатьләндермәде. Комитетның ачыкланган «Нарышкиннар-Паулуччи утары паркы» мәдәни мирас объектын саклык реестрына кертү турындагы боерыгы законлы дип танылды.
Исегезгә төшерәбез, суд тикшерүе барышында Комитет кабат суд экспертизасы уздыруны таләп итте. Әлеге үтенеч канәгатьләндерелде. Суд экспертлары паркны дәүләт сагы астына кертүне, шулай ук киселгән алма бакчасын үз эченә алган мәдәни мирас объекты территориясенең билгеләнгән чикләрен нигезле дип санадылар.
Утар тарихы
Югары Ослан районының Ключище авылындагы Нарышкиннар-Паулуччи утары — Иделнең уң ярындагы иң матур урыннарның берсе. Бу урынның тарихы ике атаклы дворян нәселе белән бәйле: Нарышкиннар (Петр I әнисенең туганнары) һәм утарлары 1881 елда күчкән Паулуччи маркизлары.
Парк XIX гасырның 80 нче елларында классик схема буенча утарның төп бинасына подъезд аллеясы юнәлеше буенча төзелгән. Монда юкә, имән һәм наратларның гасырлар буена сузылган аллеялары сакланып калган, ә урын үзе күп кенә тарихи вакыйгаларның шаһиты булган. Имениедә Федор Шаляпинның бабасы дьякон булып хезмәт иткән, ә маркизларда рәссам Николай Фешин һәм Шаляпин үзе кунак булган.
Кызганычка каршы, төп утар йорты сакланмаган – 2000 еллар башында сүтелгән. Әмма уникаль күпьеллык утыртмалары булган парк калган. 2024 елда Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты паркны төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объектлары реестрына кертте.
Бәхәс тарихы
Җир кишәрлеге милекчесе бу карар белән килешми һәм судка мөрәҗәгать итә. Үз позициясен дәлилләү өчен ул эксперт Владимир Авдеевка – ВООПИиК Новосибирск бүлеге әгъзасы булган РФ Мәдәният министрлыгының аттестацияләнгән экспертыннан экспертизага заказ биргән.
Комитет позициясе
Комитет рәисе Иван Гущин судта шәхсән үзе чыгыш ясады һәм парк статусын эзлекле рәвештә яклады. Комитет Владимир Авдеевның процессуаль, юридик хаталар җибәрүенә басым ясады, шулай ук мәдәни мирас объектының хокукый табигатен фундаменталь аңламавын күрсәтте.
ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин:
«Комитет мирасны яклау турында гына сөйләми – ул моны судларда исбатлый. Паулуччи утары буенча без, Татарстан Республикасы Югары судын да кертеп, ике суд инстанциясен уздык һәм һәйкәл статусын саклап калдык. Милекче яллаган эксперт парк – «урман полосасы», ә юкә аллеясы – агачлар, дип язган. Без бу экспертизаның эчтәлегенә риза булмадык һәм кабат суд экспертизасын билгеләүгә ирештек. Суд безнең белән килеште. Мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсендәге барлык карарлар кемнеңдер шәхси фикерләренә түгел, ә законга һәм һөнәри экспертизага нигезләнергә тиеш».