ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты тарихи бина – агач төзелеш объектының сатыла башлавы турында хәбәр итә – Чистай шәһәренең Вахитов урамындагы 42 нче йортта урнашкан «Торак йорт» аукционга куелган.
Инвесторлар өчен мәдәни мирас объектларын торгызуга еллык 9% лы ташламалы кредитлар гамәлдә, шулай ук объектлар символик 1 сумга сатыла ала.
Хәзерге вакытта программаны гамәлгә ашыруда 6 кредитор катнаша: «Банк ДОМ.РФ« АҖ, «Сбербанк» ГАҖ, «ВТБ» банкы (ГАҖ), «Альфа-Банк» АҖ, «ВЭБ.РФ« дәүләт үсеш корпорациясе, «Совкомбанк» ГАҖ.
Мәдәни мирас объектлары наследие.дом.рф мәгълүмат ресурсында урнаштырыла. Сылтама буенча сатулар турында тулырак белергә һәм аукционда катнашуга гариза бирергә мөмкин: https://torgi.gov.ru/new/public/lots/lot/21000028450000000400_1/(lotInfo:info)?fromRec=false