ДОМ.РФ банкы Казанда мәдәни мирас һәйкәлен торгызу буенча проект-смета документациясен эшләү өчен 10 млн.сум күләмендә кредит бирде. Акчалар мәдәни мирас объектларын саклау буенча ташламалы программа кысаларында «Прадо» ҖЧҖ бирелде.
Инвестор XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы торак булмаган 2 катлы бинаны торгызырга ниятли, ул Казанның 25 Октябрь урамы, 5 адресы буенча урнашкан. Элек анда офицер казармалары һәм Киров салым хезмәте урнашкан була. Реставрациядән соң бинаның административ функциясе калачак – анда B2B юнәлешле офис үзәген җиһазлау планлаштырыла.
«Кече бизнес компанияләре торышы канәгатьләнерлек булмаган мәдәни мирас объектларын торгызу эшенә кушыла башладылар. Иске йортларны реставрацияләү генә түгел, аларны бизнес максатларына җайлаштыру бурычы да тора. Бу эштә барысы да ота – эшкуарлар яхшы актив ала, төбәк – икътисад үсеше өчен өстәмә мөмкинлекләр, халык шәһәрләрдә матур каралган биналар ала. Хәзер ДОМ.РФ банкында кече һәм урта бизнес компанияләреннән мәдәни мирас объектларын торгызуга гомуми суммасы 2 млрд.сумнан артык булган заявкалар карала», – дип сөйләде ДОМ.РФ банкының «Транзакцион бизнес» блогы директоры Анна Корнелюк.
Мәдәни мирас объектларын реставрацияләүче инвесторлар өчен ташламалы кредит программасы гамәлдә, аның операторы – ДОМ.РФ. Бердәм ташламалы ставка – илебезнең теләсә кайсы төбәгендә объектны торгызуга 9% артык түгел (гамәлдәге төп ставка булганда). Мондый шартларда финанслауны 6 банктан җәлеп итәргә мөмкин, шул исәптән ДОМ.РФ банкыннан да.