Иван Гущин: Татарстанның мәдәни мирасын саклауга 5,6 млрд.сум акча кертелгән

2026 елның 24 гыйнвары, шимбә

2025 елда Татарстанда мәдәни мирасны саклауга инвестицияләр күләме 5,6 млрд.сум булды. Бу сумманың яртысын шәхси инвесторлар керткән. Бу хакта ведомствоның кид вәкиллекле йомгаклау утырышында Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин хәбәр итте.

Проект һәм реставрация эшләренә кертелгән бюджеттан тыш һәм хәйрия акчалары суммасы 2,2 млрд.сумнан артык. 

Шунысы принципиаль әһәмияткә ия, акчаларның яртысы хәйриячеләрдән һәм шәхси кертемнәрдән җәлеп ителгән. Гущин моны ниндидер уңыш моделе дип атады: бу финанс моделе системалы эшләргә мөмкинлек бирә.

2025 елда Татарстанда мәдәни мирас объектларының бердәм реестрына 145 объект кертелгән. Ачыкланган мәдәни мирас объектлары исемлегенә 23 позиция өстәлгән, шул исәптән 11 элек билгеле булмаган археология объекты да бар.

Гомумән алганда, 2026 ел башына Татарстанда 2 меңнән артык мәдәни мирас объекты исәпләнә, аларның күпчелеге – 1,2 мең тирәсе – региональ әһәмияттәге, 473 – федераль әһәмияттәге, 357 җирле әһәмияттәге объект. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International