Татарстанда химия предприятиесе конторасының борынгы бинасын реставрацияләү дәвам итә

2026 елның 16 гыйнвары, җомга

Менделеевск шәһәре, Гассар урамы, 1 йорт адресы буенча урнашкан, 1870 елда төзелгән «П. К. Ушков и К» ширкәтенең завод конторасы» мәдәни мирас объектын комплекслы реставрацияләү эшләре дәвам итә.

Завод конторасының бинасы (1870 ел) – урта гасыр ныгытмасы стилендә ясалган, соңрак икенче агач кат белән тулыландырылган уникаль сәнәгать архитектурасы һәйкәле. Завод эшчәнлеге аңа нигез салучы П.К.Ушков, химиклар Л.Карпов, Б.Збарский белән бәйле, шулай ук 1893 елда анда Д.И. Менделеев та визит ясаган, соңрак поселоык аның хөрмәтенә шундый атама алачак.

Объектны масштаблы реставрацияләү кысаларында: фасадларның тарихи йөзен торгызу эшләре тәмамланган, бинаның төп күләменең түбәсе тулысынча торгызылган, заманча инженерлык системалары монтажлана, эчке бизәкләү эшләре дәвам итә, камин залында тарихи лепнина торгызыла, 1991 елгы янгыннан зыян күргән бүлгеләр һәм манара түбәсе корыла.

Барлык реставрация эшләре тәмамланганнан соң тарихи бинада музей урнашачак, бу илебезнең химия сәнәгате һәм фәненең күренекле казанышлары турындагы истәлекне сакларга, шулай ук бу уникаль һәйкәлне Менделеевск халкы һәм кунаклары өчен ачык итәргә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International