Зөя янында археологик ачыш: урта гасырлардагы Мәҗен торак пункты табылган

2025 елның 30 декабре, сишәмбе

Зеленодольск районында Зөя утрау-шәһәрчегеннән ерак түгел, Комитет таләбе буенча хуҗалык үзләштерүенә бирелгән кишәрлеккә үткәрелгән тарихи-мәдәни экспертиза барышында Мәҗен дип аталган җирлек табылган.

Тикшерү барышында археология һәйкәле территориясенең актив рәвештә сөрелүе ачыкланган. Табылдыклар арасында тимер җепсел ваткыч, сабакчалы яфраксыман ук очының тимер кисәге, вак тимер кадак, чүлмәкче керамикасы кисәкләре бар. Кимендә ике савытның эчке өслеге төсләрдә бирелгән булган. Коллекция һәм һәйкәлнең якынча датасы – XVI-XIX гасырлар.

Хәзерге вакытта Комитет тарафыннан һәйкәл территориясен дәүләт саклавына кую турында норматив хокукый акт әзерләнде. Заказ бирүчеләр тарафыннан археологик мирас объектын саклауга юнәлдерелгән чаралар проекты эшләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International