10 июльдә ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетына битараф булмаган гражданиннан мөрәҗәгать килде. Ул Казансу елгасының иске үзәне районында төзүчеләрнең җир эшләрен башкарганда бик яхшы сакланган якорьны җирдән чыгаруларына шаһит булды. Бу территориядә сәнәгать канализациясе салу эшләре алып барыла.
Якорь Казанның Гладилов урамында урнашкан «XV – XVIII гасырларда Казан шәһәренең Заречье бистәләренең мәдәни катлавы» мәдәни мирас объекты-археология һәйкәле территориясендә табылган.
Комитет хезмәткәрләре территорияне тикшерү өчен урынга чыктылар. Эшләр туктатылды. Табылдыкның кыйммәтлеген билгеләү өчен табылдыкка бәя биреләчәк. Төзүчеләр әйтүенчә, якорь зур: 2 метр чамасы, авырлыгы 3 тонна чамасы. Табылдыкның төгәл яшен әле билгеләргә кирәк.
Җир кишәрлегенә карата саклыкны тәэмин итүнең махсус бүлеге эшләнәчәк.
Комитет хезмәткәрләре белән дары заводы вәкилләре элемтәгә керделәр һәм аның сакланышын тәэмин итү өчен якорьне үзләренә алырга теләк белдерделәр.
Якорьнең кайда сакланачагы бераз соңрак хәл ителәчәк.