Мергасов йорты буенча шәрехләр

2025 елның 15 марты, шимбә

Кайбер массакүләм мәгълүмат чараларында Казанда Дзержинский урамындагы Мергасов йорты карст җимерелүе аркасында ишелергә мөмкин дигән мәгълүмат барлыкка килде.

ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хезмәткәрләре, инженерлар һәм объектның хокук ияләре катнашындагы ведомствоара эш төркеме мәдәни мирас объекты өчен барлыкка килгән куркынычның сәбәпләрен ачыклауга һәм аны булдырмау буенча кирәкле чаралар күрүгә кереште.

Бинаның техник торышын мониторинглау максатларында төзелеш конструкцияләрендә оператив тәртиптә контроль маяклар урнаштырылачак. 

Авария хәлендәге объектны тотрыклыландыру буенча нигезләнгән чаралар күрү өчен бина конструкцияләренең ныклыгын инженерлык тикшерүе уздыру һәм территория грунтларының геологик параметрларын һәм характеристикаларын тулы бәяләү мәсьәләсе хәл ителә. Вәзгыять контрольгә алынды.

Комитет башкарылган эшләр турында өстәмә мәгълүмат бирәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International