Казанда «Грандотель» кунакханәсен реставрацияләү дәвам итә - Свешников йорты, XIX гасыр

2025 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Казан шәһәре Кави Нәҗми урамы 10 нчы йорт адресы буенча урнашкан “Грандотель- Свешников йорты, XIX гасырның 1нче яртысы, пристр. 1860 ел кунакханәсе” төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объектында масштаблы реставрация үткәрелә. 2023 елдан реставраторлар гаять зур күләмле эшләр башкардылар. Бинада җимерелгән агач түшәмәләрне сүткәннәр, нигезнең фундаментларын һәм грунтларын ныгытканнар, гидроизоляция ясаганнар, бинаның таш конструкцияләрендәге ярыкларны инъекцияләгәннәр.

Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе Иван Гущин билгеләп үткәнчә, һәйкәлнең тарихи йөзе тулысынча сакланган, фасадлары саклык белән реставрацияләнгән, тарихи үрнәкләр буенча тәрәзәләр эшләнелгән.

Моннан тыш, гөмбәзләр торгызылды, кат аралары япмалар ясалды, баскычлар ремонтланды, түбә конструкцияләре, югалган парапет һәм түбә калайдан түшәлде.

Исегезгә төшерәбез, йорт XIX гасыр уртасында сәүдәгәр А. Н.Свешников өчен төзелгән. Революциягә кадәр биредә «Никольские номеры» кунакханәсе, аннары «Грандотель» урнашкан. 2010 елның кышында йортта янгын чыккан, халыкны күчергәннәр һәм озак вакыт объект авария хәлендә булган.

Җайлаштыру процессында яңа бүлгеләр, тереклек тәэмин итү инженерлык системалары эшләнергә, керү юллары өстендә коелган түбәләрне торгызырга, территорияне төзекләндерергә кирәк булачак.

Бүген Свешниковның борынгы йорты Казан үзәгенең бизәгенә әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International