Сапугольцев утарының Рәхмәтуллин урамы/Профсоюз урамы, 8/11 адресы буенча урнашкан флигелендә торгызу эшләре төгәлләнде.
Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе Иван Гущин сүзләренә караганда, бу вакыт эчендә һәйкәлдә фундаментларны инженерлык ныгыту һәм цоколь каттагы диварларны гидроизоляцияләү, диварларны һәм гөмбәзләрне инженерлык ныгыту, Төньяк фасад ягыннан керү юлы булган югалган кирпеч янкорманы торгызу, диварларның кирпечләрен реставрацияләү, бина фасадларын реставрацияләү, яңадан торгызу һәм алмаштыру башкарылган. Түбә конструкцияләре, ишетү тәрәзәләре, түшәмә конструкцияләрен торгызу һәм алыштыру, идәннәрне алыштыру һәм урнаштыру, баскычларны алмаштыру, цоколь һәм беренче катлардагы тәрәзә һәм ишек уемнарын реставрацияләү, инженерлык коммуникацияләре урнаштыру, эчке бүлмәләрне бизәү, су агызу торбаларын ясау һәм урнаштыру, ишек һәм тәрәзә тутыруларын, керү урыннарындагы металл түбәләрне ясау һәм урнаштыру, граниттан баскычны торгызу.
Төзекләндерү барышында Профсоюз һәм Кави Нәҗми урамнары ягыннан булган территориянең коймалары ныгытылган һәм реставрацияләнгән. Хезмәткәрләр бинасында һәм Сапугольцев ансамбленең төп йортында эшләр әле дәвам итә.