Иван Гущин: Казанда төп архитектура объектларын әзерләүне БРИКС саммитына кадәр төгәллиләр

2024 елның 11 октябре, җомга

Казанда БРИКС саммитына кадәр мәдәни мирас объектларын торгызу эшләре төгәлләнде диярлек. Бу хакта ТР мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин #Татарстанонлинеда туры эфир вакытында хәбәр итте.

Казанның үзәк урамнары БРИКС саммитын уздыруга әзер, тарихи объектлар тәртипкә китерелгән. Комитетның игътибар зонасында Казандагы 80нән артык архитектура һәйкәле бар. Комитет һәр объект буенча ремонт-реставрация эшләрен аерым алып барды. Шәһәрнең тарихи өлешендә барлыгы 500ләп мәдәни мирас объекты урнашкан. Казан Ратушасында (Дворян җыелышы бинасы), Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында, Казанның тимер юл вокзалында масштаблы торгызу эшләре башкарылды. Казан Кремле Ансамбле (Төньяк корпус, Юнкер училищесы), Сөембикә манарасы объектлары яңартылды. Шулай ук Казан Идел буе федераль университеты һәйкәлләренә ремонт ясалган – төп корпус, анатомия театры, моннан тыш, Казан медицина институты бинасы, Казан авиация институты бинасы, Кремль урамындагы Челышев йорты. Бауман урамында Матбугат йорты төзелеп беткән, бинада урнашкан кунакханәне рәсми делегацияләр кабул итүгә әзерлиләр. БРИКС саммитына кадәр эшләнеп бетәргә тиешле соңгы объект –Горький урамындагы 14 нче йортта урнашкае Родионов йорты, анда Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе урнашкан. Хәзерге вакытта бинада төзелеш лесаларын сүтәләр, түбә буенча эшләр 60-70% ка тәмамланган. Эш алып барыла торган башка объектларда озак вакытлы торгызу һәм реставрацияләү эшләре алып барыла.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International