Татарстанда агачтан төзелгән төзелеш объектларын саклау буенча системалы эш алып барыла. Шул исәптән хәйрия чаралары кысаларында ел саен мәчетләр дә, чиркәүләр дә реставрацияләнә һәм ачыла. Быел белгечләрнең игътибары Югары Ослан районының Олы Мәми авылында 1892-1894 елларда төзелгән изге кенәз Александр Невский чиркәвен саклауга юнәлтелгән. Хәзер гыйбадәтханә авария хәлендә.
Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе Иван Гущин сүзләренә караганда, эш этаплап алып барыла. быел «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» дәүләт программасы чаралары кысаларында реставрация проекты эшләнгән. Храм 1891 елда Түбән Ослан сәүдәгәрләре Кондратий Федорович һәм Иван Кондратьевич Савиных акчасына төзелгән. Чиркәүнең язмышы катлаулы. 1939 елда ул ябыла һәм бөлгенлеккә төшә.Реставрация барышында агач төзелеш сәнгате объектын тулысынча тарихи хәлгә кайтару планлаштырыла, белгечләр бураның һәр бүрәнәсен махсус методика буенча сүтеп реставрацияләячәкләр. Кирәк булганда, торгызып булмаса, яңа агач кулланачаклар. Шул ук вакытта һәйкәлнең оригиналь элементларын һәм детальләрен мөмкин кадәр күбрәк саклап калу, зыян күргән конструкцияләрне алыштыру һәм архив материаллары буенча югалганнарын торгызу планлаштырыла.