Баш почта бүлеге бинасы XIX нчы гасыр ахырында төзелгән дип фаразлана. 1913 нче елда сәүдәгәр Михаил Сапожников теләге буенча, танылган архитекторлар Василий Трофимов һәм Федор Гаврилов проекты нигезендә өченче кат төзелә. Ул аның диварларында сәүдә эше оештыра. Сәүдәгәрнең гаиләсе әлеге йортның бельэтажында яшәгән, аста аларның кибете урнашкан. Гражданнар сугышы елларында биредә күпмедер вакыт «Революция байрагы» редакциясе урнашкан. XX нче гасырның 30 нчы елларында бинада ТатРОСТА һәм почта мәгълүмат агентлыгы редакциясе эшләгән. Бөек Ватан сугышы елларында госпиталь урнашкан. Хәзерге вакытта бинадаа ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министрлыгы, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы һәм почта бүлеге урнашкан. Бина төбәк (республика) әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып тора.
Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты рәисе Иван Гущин сүзләренә караганда, реставрацияләү һәм җайлаштыру проекты кысаларында бинаның тарихи габаритларын, аның киңлек һәм план структурасын, бинаның тарихи архитектур-сәнгати йөзен мөмкин кадәр саклап калу каралган.
Исегезгә төшерәбез, 2023 нче елдагы беренчел эшләр кысаларында нигезне көчәйтүгә, дивар ярыкларын инъекцияләүгә, цокольнең тышкы бизәлешен, фасадларны һәм декоратив элементларны торгызуга һәм рәтләүгә, тәрәзә һәм ишек уемнарының тутырмаларын , инженерлык җиһазларын, инженер-техник тәэмин итү челтәрләрен алыштыруга керештеләр. Бүген бинада эчке бизәү эшләре дәвам итә.