Минзәлә районындагы Никольский соборын мәдәни мирас дип таныячаклар

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Минзәлә районындагы Никольский кафедраль соборын мәдәни мирас объектлары реестрына кертү мөмкинлеген карый.

Борынгы гыйбадәтханә 1807-1814 елларда отставкадагы унтер-офицер М.Д. Ситников биргән акчага төзелгән. Ул берничә ел ил буйлап җәяү йөреп акча җыйган. 1878 елда собор янгыннан зыян күргән. 1880-1890 елларда гыйбадәтханә бинасы танылган Алабуга сәүдәгәре һәм хәйриячесе Иван Стахеев, шулай ук Казан сәүдәгәре Павел Щетинкин акчасына төзекләндерелә. Совет чорында гыйбадәтханә ябылган, бина авыл хуҗалыгы техникумы, аннары кинотеатр, соңрак тегермән Идарәсе буларак кулланылган. 1990 нчы елларда чиркәүгә буларак кайтарыла. 2005 елда собор реставрацияләнгән.

Экспертлар күзлегеннән собор югары архитектур-сәнгати кыйммәткә ия, шәһәр төзелешендә уникаль мәдәни мирас объекты булып тора. Ул Татарстан Республикасы тарихы һәм мәдәнияте өчен аерым әһәмияткә ия булган архитектура һәйкәле буларак, дәүләт саклавына алынырга тиеш.

Никольский соборы ампир стилендә төзелгән. Совет чорында ул биек биш катлы манарасын югалта. Собор үзенчәлекле композициягә ия: үзәк неф апсида белән бергә алга чыгарылган. Көнбатыш, көньяк һәм төньяк фасадлардан керү юллары дорик ордер портиклары белән бизәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International