Зеленодольск районының Кече Шырдан авылында Каюм Насыйри һәйкәле мәдәни мирас объектлары реестрына кертеләчәк

2025 елның 18 ноябре, сишәмбе

2025 елда татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри тууына 200 ел булды. Автор үзеннән соң төрле юнәлешләрне колачлаган 40 тан артык фәнни хезмәт калдырган. Татар халкы өчен мөһим булган бу дата кысаларында күп төрле чаралар үткәрелде. Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты тарафыннан, күренекле эшлеклегә багышланган һәйкәлне мәдәни мирас объектлары реестрына  кертүне нигезләү максатларында, дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасын уздыру оештырылды. Экспертиза акты иҗтимагый фикер алышулар уза.

Талантлы педагог һәм галимнең 1967 елда куелган бронза бюсты аның татар мәдәниятенә һәм мәгарифенә керткән өлешенә хөрмәт символы булып тора. Авторы В. Шәрәфетдинов тарафыннан ясалган һәйкәл Каюм Насыйри тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган музей территориясендә урнашкан.

Бүген музейга килүчеләр аның фәнни хезмәтләре һәм әдәби иҗаты турында сөйләүче уникаль экспонатларны күрә ала. Авылда ел саен Авыл көне билгеләп үтелә, ә 2025 елда бөек мәгърифәтченең юбилеена багышланган тантаналы чара узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International