18 ноябрьдә билгесез кешеләр Казанның тарихи үзәгендә Кремль урамында урнашкан Александровский пассажының тәрәзәләрен ватканнар. Бина танылган Петербург архитекторы Генрих Руш тарафыннан проектланган XIX гасыр архитектура һәйкәле булып тора. Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты вәзгыятьне тикшереп тора һәм бинаны саклап калу өчен кирәкле чараларны күрә.
Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин билгеләп үткәнчә, һәйкәлнең сакланышы һәм тиешле торышы өчен тулысынча милекче җаваплы булганлыктан, аның вәкилләре әлеге хокук бозуны тикшерү өчен хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән, гариза кабул ителгән.
Хәзерге вакытта хокук иясе, подряд оешмасы белән берлектә, ватылган пыяланы сүтү һәм тәрәзә уемнарын вакытлыча тутыру мәсьәләсен хәл итә. Бинаның хуҗасы архитектура һәйкәлен саклау буенча оператив адымнар ясады: Кремль урамындагы ишек фанера белән капланган, ватык тәрәзәләр астындагы территория сигнал тасмасы белән әйләндереп алынган.
Комитет бинаның тарихи йөзен торгызу өчен закон кысаларында хуҗасына кирәкле ярдәмне күрсәтергә әзер булуын белдерде.