Kazan Digital Week 2024 чарасында мәдәни мирас объектларын цифрлаштыру турында фикер алышачаклар

2024 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Kazan Digital Week 2024 форумы кысаларында 9-10 нчы сентябрьдә мәдәни мирасны цифрлаштыруның актуаль мәсьәләләре буенча «Наследие в цифре» III Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак. Анда илнең 40 төбәгеннән мәдәни мирас объектларын саклау өчен җаваплы профильле ведомстволар җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, югары уку йортлары җитәкчеләре киләчәк. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә, мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты рәисе Иван Гущин хәбәр итте.

Комитет рәисе конференциядә булачак төп темалар турында сөйләде, шул исәптән автоматлаштырылган системаны кертү, архивларны цифрлаштыру һәм исәпкә алуны цифрлаштыру, архитектура һәм археология объектларын тикшерү өчен пилотсыз очу аппаратларын куллану, шәһәр төзелеше тармагын цифрлаштыру һәм мәдәни мирасны саклау өлкәсендәге башка трендлар турында сөйләде.

Цифрлы технологияләр мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсендә җитди ярдәм. Ведомствоның 15 дәүләт хезмәте электрон рәвешкә күчерелгән. Бу хезмәт күрсәтү процессын гадиләштерә һәм сизелерлек тизләтә.

Шулай ук форумда күчемсез милек объектлары буенча бердәм кадастр картасына чикләүләр кертү турында да фикер алышачаклар. Татарстан узган ел киңлек мәгълүматлары илкүләм системасы кертелгән төбәкләренең берсенә әверелде. Әлеге эш тулаем төгәлләнгән.

Аерым түгәрәк өстәл контроль-күзәтчелек эшчәнлегенә багышланачак. Анда федераль ведомстволарның күп кенә вәкилләре катнашачак.

«Быел бик күп федераль структураларның безнең конференциягә килүе сөендерә. Алар арасында РФ Мәдәният министрлыгы, Россия цифрлар министрлыгы, Икътисади үсеш министрлыгы һәм башкалар. Бу бик җитди чара, ул – практик характерда. Башка субъектлардан килгән коллегалар үзләре өчен күп яңалыкларга алалар, үзгәрешләр дә сизелә», - диде Иван Гущин.

Матбугат конференциясен сылтама буенча карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International