Казанның Пушкин урамында урнашкан, 15 нче шәһәр училищесы бинасын мәдәни мирас объектларының бердәм реестрына кертү планлаштырыла. Хәзерге вакытта, Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты гамәлгә кергән дәүләт тарихи-мәдәни экспертиза актын карый.
Бина тарихи кыйммәткә ия. Ул – XIX гасырның икенче яртысында-XX гасыр башында Казан губернасында урнашкан, революциягә кадәрге чорда шәһәр мәгариф системасы белән бәйле типик уку йорты. Училищеның барлыкка килүе, 1870 елда нигез салынган, башлангыч белемгә игътибар биргән,Казан шәһәр Думасы эшчәнлеге белән бәйле. 16 ел эчендә 18 шәһәр, шул исәптән, ике мөселман училищесы нигезләнә.
15 нче шәһәр училищесының ике катлы корпусы 1914 елда М.С. Трифонов проекты буенча төзелгән. 1945 елдан 1968 елга кадәр анда консерватория, аннары педагогия институтының музыка факультеты урнашкан. 2008-2009 елларда Рахманинов залының фасады һәм интерьеры реставрацияләнде. 2010 елдан биредә Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консервоториясе урнаша..
Объект үзенең тарихи төзелешен һәм композицион характеристикаларын даими шәһәр төзелеше структурасында саклап калган. Әйтик, бинаның кирпеч диварлары, уемнарның аркылы кирпеч өслекләре, гөмбәзле (Монье аркалары) түбәләр, тарихи баскыч конструкцияләре, төзелеш датасы «1912» һәм «1914» еллар булган геральдика рамнарында түгәрәк тавыш тәрәзәле, баскычлы аттик – тарихи кыйммәткә ия булып торалар.
Закон тарафыннан таләп ителгән эшләрне башкару йомгаклары буенча, комитет әлеге объектны Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларының (тарихи һәм мәдәни ядкарьләренең) бердәм дәүләт реестрына кертү турында Карар кабул итәчәк.