Комитет Париж Коммунасы урамы, 35 адресы буенча урнашкан «Татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри яшәгән һәм 1902 елда вафат булган йорт» төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объектын саклау буенча эшләр башкаруга проект документациясенә тарихи-мәдәни экспертиза ясауның дәүләт актын карый.
Йорт 19 гасырның икенче яртысында төзелгән һәм «Галиев» мәчете мәзине М.Хөсәеновныкы булган. Ярым таштан төзелгән кечкенә генә торак йорт урамга яны белән урнашкан. Йортның турыпочмаклы озынлыгы җир кишәрлегенең түренә сузылган. Аскы кат хезмәт-хуҗалык, өске кат тору җире буларак кулланылган.
Мәгърифәтче, педагог, галим-энциклопедист Каюм Насыйри бу йортка 1887 елда килеп урнаша. Бу вакытта ул фәнни эшчәнлек белән аеруча уңышлы шөгыльләнә. Ул татар телендә математика, география, ботаника, тарих буенча берничә дәреслек яза, китаплар бастыра. Биредә ул вафат булганчы, 1902 елга кадәр яшәгән.
Экспертиза кысаларында, мәдәни мирас объектына инженер-техник тикшерү үткәрелде, бүлем диварларның техник торышы авария хәлендә дип бәяләнә.
Ремонт-реставрация эшләрен башкарганнан соң, музей учреждениесе элеккеге хәлендә эшләячәк. Проект бинаның төп фасадын архитектур-сәнгати яктыртуны күздә тота.
Проект сырлап ясалган декор элементларын реставрацияләү һәм фасадларны тышлау эшләрен башкаруны үз эченә ала.Эш барышында диварларны акшардан, пычраклардан чистарту, деструктив буяуларны бетерү, агач өстендәге тигезсезлекләрне тутыру, төп нөсхәгә охшаган югалтылган агач детальләрне тулыландыру күздә тотыла. Югалган фрагментларны ылыслы агачлардан ясау көтелә.